ОглавлениеНазадВпередНастройки
Шрифт
Source Sans Pro
Helvetica
Arial
Verdana
Times New Roman
Georgia
Courier
Source Sans Pro
Размер шрифта
18
Цвет фона
«Дөнья буйлап җәяү китеп барам…»
Дөнья буйлап җәяү китеп барам,Хәерлегә, әллә хәерсезгә.Дөнья тулы кеше арасындаӘверелеп була кадерсезгә.
Урам тулы кеше.Кемнең кемдә эше.Кемдә бүре караш,Кемдә угры күзе.Кемдә битарафлык,Кемдә тар карашлык,Җаен тапкан әнә,Сөзеп карый астан.Гүя алтын балыкКапкан җәтмәсенә,Шат елмаю җәйгәнГамьсез чыраена.Синең кайгың гынаКайгы булмас аңа.…Урам тулы кеше…Кемнең кемдә эше?!Табарсыңмы берәрБашкаеңны куярИңнәренә кеше?