ОглавлениеНазадВпередНастройки
Шрифт
Source Sans Pro
Helvetica
Arial
Verdana
Times New Roman
Georgia
Courier
Source Sans Pro
Размер шрифта
18
Цвет фона
Гашыйк һәм сыер
Мин чәчәкләр җыйдым, сөеклемәБәйләм итеп бәйләп китердем.Күрсен иркәм аның кулдалыгын,Йөрәгемнең, бәхтем, иркәмнең.
Аһ, ни гарьлек, кызым чәчәкләрнеТәрәзәдән тышка ыргыткан.Ә аларны сыер ашап киткән…Ничек түзим үлми хурлыктан!
Гашыйк сүзен сыер ишетте дәГаҗәпләнеп башын селкеде:– Исем китә, – диде, – бу гашыйкка,Карап торсаң, кеше шикелле!
Аңламыйча, ахмак, эшнең төбен,Нигә шулай кыза, тузына?Мин ашасам аның чәчәкләрен,Сөт бирәм бит сөйгән кызына.
Минем сөттән аның йөзе алсу,Минем сөттән – таза, сөйкемле,Тәне йомшак, аның тешләре ак,Яңа сауган сөтем шикелле…
Уйга калды гашыйк…– Чын да, – диде, –Ник тиргим мин бу сөтбикәне?Ул бит көн дә, кырдан үлән җыеп,Каймак белән сыйлый иркәмне!
Азык булсын гөлем сыерына,Мин теләмим артык һичкемне!Миңа шул да бәхет, әйдә, иркәмКаймак итеп эчсен гыйшкымны…
Һәм юанды гашыйк… Хәзер көн дәЧәчәк җыеп чишмә буенда,Кызга түгел, китереп чәчәкләрнеУл ашата икән сыерга.