ОглавлениеНазадВпередНастройки
Шрифт
Source Sans Pro
Helvetica
Arial
Verdana
Times New Roman
Georgia
Courier
Source Sans Pro
Размер шрифта
18
Цвет фона
Кол
Ул, куркып, дошманы алдындаКалтырап күтәрде кулларын.Сугышның иң кызган чагындаТашлады кулыннан коралын.
Дошманы, сүгенә-җикренә,Кулларын каерып бәйләде.Өстенә тау хәтле йөк төяп,Камчылап тылына әйдәде.
Ул бара, кан юа җилкәсенКамчы һәм дошманы йөгеннән.Шәм кебек төз буе нишләсен?Көянтә шикелле бөгелгән.
Кешелек сыйфаты бу чакта,Әйтегез, бармы бу мескендә?Аягы, куллары һәм хәттаҖаны да хуҗасы иркендә.
Юк сиңа кешечә көн итү,Бикләдең син гомер юлыңны…Дошманың алдында, егетем,Бер куркып күтәргәч кулыңны,
Йә сугыш син яклап хаклыкны,Йә сайла кызганыч коллыкны.Беренче юл нинди данлыклы,Икенчесе нинди хурлыклы.